Татарстанда дым җитмәү сәбәпле, көзге культураларның 19 процентына куркыныч яный
Явым-төшем булмау һәм туфракта дым җитмәү Татарстанда көзге культура чәчүлекләренең 19 процентының кимүенә яки начар торышына төп сәбәп булды. Республикада октябрьнең икенче декадасының күпчелек көннәрендә явым-төшемнең тигез булмавы аркасында тотрыксыз температура режимы билгеләп үтелде, дип хәбәр итә Россельхозцентрның ТР буенча матбугат хезмәте.
«Яңгырлар булмау кайбер районнарда басулардагы үсентеләрнең тыгызлыгына тискәре йогынты ясады», - дип аңлатты Татарстан филиалы җитәкчесе урынбасары Гүзәл Хөсәенова.
Атна дәвамында белгечләр киләсе ел уңышы өчен чәчелгән 8,4 мең гектардагы көзге бөртекле культураларны сайлап тикшерделәр. 25 октябрьгә ведомство мәгълүматлары буенча, 193,85 мең гектар, яки 35 процент, чәчүлекләр яхшы, 157,67 мең гектары яки 29 процент, канәгатьләнерлек дип бәяләнә. 101,44 мең гектар (19%) чәчүлек торышы начар булып чыкты, ә 94,04 мең гектар (17%) мәйданда орлык үсентеләр бирмәгән.
Тукай районында көзге культура чәчүлекләренең 94 проценты, Мөслим районында – 88, Ютазыда – 84, Баулы районында – 83, Нурлатта – 76, Минзәлә районында 75 проценты яхшы хәлдә.
Шул ук вакытта Балтач районында чәчүлекләрнең 76 проценты, Чистай районында – 59 процент, Әтнә һәм Мамадыш районнарында – 49, Югары Ослан районында 43 проценты начар хәлдә.
Ведомство мәгълүматлары буенча, чәчү мәйданнарның 83 процентында оптималь срокларда – 20 августтан 5 сентябрьгә кадәр үткәрелгән.