Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Октябрь
2023

«Татарстан радиосы» беренче тапкыр Тинчурин театрыннан туры эфир алып барачак

0
«Татарстан радиосы» беренче тапкыр Тинчурин театрыннан туры эфир алып барачак

1-6 ноябрьдә Тинчурин театры «Татарстан радиосы» белән берлектә «Татарстан» радиосында – Тинчурин театры атналыгы» дигән махсус радиопроект оештыра. Бер атна дәвамында «Татарстан радиосы»нда театр белән бәйле тапшырулар чыгачак. Проект Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының 90 еллыгына багышлана.

«Махсус проект барышында Тинчурин театры бинасында күчмә радиостанция урнаштырылачак. Шулай итеп, 6 ноябрьдә 13.10 сәгатьтә Тинчурин театры бинасыннан туры эфир оештырыла. «Татарстан дулкынында: «Без кабызган утлар» тапшыруында көн дәвамында эфирда Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов, театрның баш режиссеры Туфан Имаметдинов, өлкән буын һәм яшь буын артистлары белән әңгәмәләр узачак», - дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәте.

«Татарстан радиосы» тарихы Тинчурин театры белән дә бәйле. «Татарстан радиосы»ның беренче тапшыруы эфирга 1927 елның 7 ноябрендә чыга. 1927-1930 нчы елларда радио Татар драма театры (хәзер – К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры) белән бер бинада урнаша, диелә хәбәрдә.

«Татарстан» радиосында – Тинчурин театры атналыгы» проекты барышында түбәндәге тапшырулар булачак (телерадиокомпаниядәге эфирлар):

  • 1 ноябрьдә 7.10 – «Яңа көн» тапшыруы. «Еллар һәм юллар: К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрына – 90 ел». Кунаклар: театр директоры Фәнис Мөсәгыйтов, театр музее мөдире Розалия Чабатова.
  • 2 ноябрьдә 18.25 – «Тинчурин театры җырлары» тапшыруы. Эфирда Тинчурин театры спектакльләреннән җырлар яңгыраячак.
  • 3 ноябрьдә 18.25 – «Җырлы сәхнә» тапшыруы. «Тинчурин театры артистлары җырлый» (Җырларны Татарстанның халык артисткалары Резедә Төхвәтуллина һәм Зөлфия Вәлиева, театр артисты Илнур Байназаров башкара. Радио фондыннан Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Исламия Мәхмүтова башкаруында да җырлар яңгыраячак).
  • 4 ноябрьдә 13.10 – «Татарстан дулкынында» тапшыруы. «Иҗат портретлары»нда театр артисты Резедә Сәләхова катнаша.
  • 5 ноябрьдә 11.10 – «Ял концерты». Ильяс Камал җитәкчелегендәге Тинчурин театры оркестры язмалары.
  • 5 ноябрьдә 15.10, 16.10 – «Театр микрофон алдында». Татарстан радиосы фондыннан Тинчурин театры спектакле язмасы.



Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Анастасия Павлюченкова

Павлюченкова вылетела с турнира в Риме






Гвинейские военные попросили 16-летнего сына Кадырова обучить их стрельбе

Племя Гунны: рэпер из США в меланхолии, наш Баста — в музлитературе

Курсант из Владивостока растрогал любимую девушку во время праздничного шествия

Глава Чечни сообщил, что власти Гвинеи-Бисау пообещали в ее столице построить проспект Ахмата-Хаджи Кадырова