Татарстан мөфтие мөселманнарны тәртипсезлекләрдә катнашмаска чакырды
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Махачкала аэропортында булган хәлләр фонында мөселманнарны тәртипсезлекләрдә катнашмаска чакырды.
«Палестинага һәркем үзенчә ярдәм итәргә тырыша. Ләкин аңа, һичшиксез, аннан ерак булган Дагыстандагы кебек, бәрелешләр һәм агрессия, хулиганлык һәм тәртипсезлекләр ярдәм итмәячәк. Бу мөселманнарның хисләре миңа билгеле бер дәрәҗәдә аңлашыла: аларның йөрәкләре Палестинадагы гаделсезлектән өзгәләнә. Ләкин аларның гамәлләре <…> бәрелештә катнашучыларга, аларның гаиләләренә һәм бөтен Россия җәмгыятенә авырлык һәм зыян гына китерәчәк», – дип язган Камил Сәмигуллин үзенең телеграм-каналында.
«Дагыстандагы бәрелешләр белән бәйле акцияләр, һичшиксез, читтәге көчләр тарафыннан оештырылган булса да, моңа Израиль сәбәпче. Дагыстандагы очрак та – провокация, аны көнбатыштагы махсус хезмәтләр дин тотучы кешеләрнең хисләре белән уйнар өчен куллана. Алар безнең илебезне эчтән җимерергә, төрле милләт һәм дин вәкилләрен бер-берсенә каршы котыртырга тели», – дип белдерә мөфти.
Татарстан мөфтие шушы көннәрдә Россия Халыклар бердәмлеге көне билгеләп үтеләчәген искә төшерде. «Әйдәгез, күршеләребез белән яхшы мөнәсәбәтләрне саклыйк һәм бер-беребезгә ярдәм итик, дөньяга дус-тату яшәү үрнәген күрсәтик», – ди ул.