Миңнеханов: Лисичанск һәм Рубежноега Татарстан продуктларын даими җибәрәчәкбез
Лисичанск һәм Рубежное шәһәр кибетләренә Татарстан җитештерүчеләренең продуктлары китерелгән. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов әлеге продуктларны тапшырган видеоны үзенең Telegram-каналында урнаштырган һәм аларны даими итәргә вәгъдә иткән.
«Без шефлыкка алган Лисичанск һәм Рубежное кибетләренә Татарстан товарлары китерелде. Бу территориядә тормыш тулы канлы булсын өчен безнең җитештерүчеләр продуктлар ассортиментын киңәйтергә ярдәм итә», — дип билгеләп үтә республика җитәкчесе.
«Киштәләрне даими рәвештә яңа продуктлар белән тулыландырачакбыз. Эшне оештырган өчен җитештерүчеләребезгә рәхмәт», — дип ышандыра Рөстәм Миңнеханов, Татарстан эшмәкәрләренә рәхмәт белдереп.
Элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, республика шефлыкка алган ике шәһәр кибетләренә Татарстан җитештерүчеләренең продукциясен китерә башладылар. Соңрак билгеле булганча, Татарстан Кулланучылар кооперациясе оешмалары берлеге Лисичанск кибетләрендә сату өчен 700 мең сумлык продукциянең беренче партиясен җибәрде.