Казанда баланы транспорттан төшереп калдырган автобус хуҗасына карата эш кузгатылган
Автобустан баланы законсыз рәвештә төшереп калдырулары турында массакүләм-мәгълүмат чараларында хәбәр ителгәннән соң, Казанның Мәскәү районы прокуратурасы тикшерү үткәргән. Бу хакта Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.
Исегезгә төшерәбез, сентябрь аенда социаль челтәрләрдә пассажирларның кондуктордан баланы ни өчен автобустан төшереп калдыруын белергә тырышкан видео таралды. Ачыкланганча, кондукторның терминалы эшләмәгән һәм ул малайдан юл өчен акчалата түләвен таләп иткән, әмма баланың банк картасы гына булган. Нәтиҗәдә, 37 нче автобус экипажы эштән читләштерелде һәм маршруттан алынды, дип хәбәр итте Татарстан автотранспорт предприятиесе ассоциациясе рәисе Сергей Темляков.
Прокурор тикшерүе барышында мәгълүмат расланган. Ведомствода искәртеп узуларынча, закон буенча, җәмәгать транспортында 16 яшькә җитмәгән балигъ булмаган пассажирларны билетсыз йөргән өчен төшереп калдыру тыела.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча прокуратура шәхси эшмәкәргә карата балигъ булмаган баланы автобустан мәҗбүри төшереп калдыру турында административ эш кузгаткан.
Тикшерү материаллары белән карар Транспорт өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Урта Идел төбәкара дәүләт автоюл күзәтчелеге идарәсенә карау өчен җибәрелгән.