«Бердәмлек» газетасының беренче мөхәррире Рәфгать Әһлиуллинга багышланган фильм чыккан
Самара өлкәсенең «Бердәмлек» газетасының беренче мөхәррире Рәфгать Әһлиуллинга багышланган фильм чыккан. Бу турыда «Самара татарлары» сайты хәбәр итте.
2018 елның 31 октябрендә «Бердәмлек» өлкә татар газетасының беренче баш мөхәррире Рәфгать Нәбиулла улы Әһлиуллин фани дөньядан бакыйлыкка күчкән иде. Кабере киң, урыны оҗмахта булсын. Быел, вафатына биш ел тулу уңаеннан, «Туган тел» өлкә татар җәмгыяте президенты Ильяс Шәкуров тырышлыгы белән Рәфгать Нәбиуллович истәлегенә фильм төшерелде, диелә хәбәрдә.
- Фильмны сылтама буенча карап була.