Мәскәү Губерна театры сәхнәсендә «Апушның тылсымлы төшләре» спектакле була
Мәскәү Губерна театры сәхнәсендә Равил Бохараевның «Апушның тылсымлы төшләре» әсәрен тәкъдим итәчәкләр. Бу — Казан «Апуш» татар балалар театр студиясенең беренче эше. Ул Габдулла Тукай иҗатына багышланган. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге телеграм-каналында хәбәр итә.
Равил Бохараевның «Апушның тылсымлы төшләре» пьесасы беренче тапкыр татар телендә куела. Анда студиянең барлык укучылары катнаша.
Пьесаны 5 ноябрьдә VI Зур балалар фестивале кысаларында тәкъдим итәләр, диелә хәбәрдә.
.