Мисыр Президенты Каһирәдә Казан федераль университеты филиалын ачу карарын имзалады
Мисыр Президенты Абдел Фәттах әс-Сиси Каһирәдә Казан федераль университеты филиалын булдыру турында карарны имзалады. Аны бу ел ахырына кадәр ачу планлаштырыла. Бу хакта югары уку йортының матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Студентларны беренче туплау «Дәвалау эше», «Стоматология», «Фармация» юнәлешләре буенча булачак. Белем бирү процессында төп югары уку йортының профессор-укытучылар составы җәлеп ителә. Чыгарылыш студентлары Казан федераль университеты дипломын алачак», — дип сөйләде Казан федераль университетының тышкы элемтәләр буенча проректоры Тимерхан Алишев.
Укыту инглиз телендә алып барылачак. Моннан тыш, студентлар рус телен тирәнтен өйрәнәчәк.
Түләүле уку каралган, ләкин сәләтле студентлар уку бәясен тулысынча яки өлешчә каплый торган грантларга дәгъва итә ала.
Бер ел элек Казан федераль университеты Үзбәкстанда филиалын ачты.