Мөхәммәтшин Махачкаладагы вакыйгалардан соң социаль челтәрләрне контрольдә тотарга өндәде
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Элемтә, мәгълүмат технологияләре һәм массакүләм коммуникацияләр федераль хезмәтенең (Роскомнадзор) Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Юрий Никитиннан социаль челтәрләрдә деструктив мәгълүматка контрольне көчәйтүне сорады. Бу хакта парламент җитәкчесе Дәүләт Советының 48нче утырышында белдерде.
«Безнең халыкны, бигрәк тә социаль челтәрләрдә утыра һәм бөтен фейкны үзләре аша үткәрә торган яшьләрне саклап калуыгызны сорыйм. Дагыстанда булган очракка игътибар итегез. Вазгыятьне күзәтәсез бит? Халыкны шулай тиз җыярга! Әгәр безгә, депутатларга, кушсалар, халыкны болай җыеп булмый. Ә монда җыелдылар һәм вакханалия оештырдылар», - диде Мөхәммәтшин. Бу турыда «Татар-информ» хәбәрчесе яза.
Ул билгеләп үткәнчә, хәзер халык социаль челтәрләрдән «кирәк һәм кирәк булмаган» бик күп мәгълүмат ала.
«Моның белән дустанә булмаган илләр безнең күпмилләтле халкыбыз арасында фетнә тарату өчен файдалана. Без тискәре мәгълүмат кермәсен өчен, бу әйберләрне тамырдан юкка чыгарырга тиеш», - диде парламент җитәкчесе.
Шуның белән бәйле рәвештә, аның фикеренчә, кирәкмәгән мәгълүмат таратучы сайтларны блокировкалауны катгыйландырырга мөмкин.
«Сүндергән өчен кисәтү алудан курыкмагыз, бу эшне безнең республикада яшәүчеләрнең тынычлыгы һәм иминлеге хакына туктатырга кирәк», - дип йомгаклады Мөхәммәтшин.
Искәртик, 29 октябрьдә Махачкала аэропортында, Тель-Авивтан рейс килү сәбәпле, Газа секторындагы вакыйгалар фонында массакүләм тәртипсезлек башланды. 20дән артык кеше зыян күргән, шул исәптән полиция хезмәткәрләре. 60 кеше тоткарланган, 150 кешенең катнашуы ачыкланган.