Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Ноябрь
2023

Татарстаннан мобилизацияләнүче һәм призывник контракт төзегәндә түләү тәртибе расланды

0
Татарстаннан мобилизацияләнүче һәм призывник контракт төзегәндә түләү тәртибе расланды

Татарстаннан мобилизацияләнгәннәр һәм хәрби хезмәткә чакырылучылар (призывниклар) контракт төзегән очракта түләү тәртибе расланды. Акчаны 2023 елның 31 августыннан соң, ләкин 31 декабрьдән дә соңга калмыйча контракт төзүчеләр алачак. Бу хакта Татарстан Хөкүмәте карарында әйтелә.

«Бер тапкыр бирелә торган түләү 305 мең сум күләмендә. Ул ТР Хәрби комиссариаты белән Казан шәһәренең контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пункты Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгына җибәрә торган исемлек нигезендә билгеләнә», диелә документта.

Документта Хәрби комиссариат белән сайлап алу пункты тутырачак исемлекләр күрсәтелгән. Алар бирелгән мәгълүматларның дөреслеге, конфиденциальлеге өчен җаваплы була.

Түләүләрне Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының резерв фонды финанслый. Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы тиешле исемлекләрне алганнан соң, акча биш эш көнендә түләнәчәк. Татарстан Финанс министрлыгы 2024 елның 20 гыйнварына кадәр акчаны түләү турында хисап тотачак.

  • Искәртик, 26 октябрьдә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов контрактчыларның кайбер категорияләренә бер тапкыр 305 мең сум түләү турындагы карарга имза куйды.



Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Шнайдер вышла в третий круг турнира WTA-1000 в Риме, победив Самсонову в российском дерби






Шотландец, который трижды дрался за Смоленск. И добыл его для России

«Лестница в небо». В Москве прошел показ фильма о фехтовании на Олимпийских играх в Токио

В Раменском прошла презентация книги «НАШИ: Боевое братство»

Часть жилой пятиэтажки обрушилась в Коми: что известно к этому часу