Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Ноябрь
2023

Казанда «Многоликая Россия» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр

0
Казанда «Многоликая Россия» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр

Казанда «Многоликая Россия» XIV Бөтенроссия журналистлар конкурсында җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләделәр. Бүләкләрне тапшыру тантанасы Бәшир Рәмиев исемендәге IT-паркта узды. Бу турыда «Татар-информ» хәбәрчесе яза.

Конкурста катнашучыларны котларга Россия Дәүләт Думасы, Татарстан Дәүләт Советы вәкилләре, «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчеләре, республика руханилары һәм башкалар җыелды.

«Минемчә, бүген бу бүләкләү өчен мәйданчык кына булмаячак. Бу вазгыятькә тагын бер тапкыр карау һәм бүген безне бирегә җыйган темага ихтыяҗ булуын тагын бер кат аңлау өчен мөмкинлек», - диде «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев.

Ул шулай ук форумга нигез салучылар - Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевкә, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга, бүгенге көндә «Многоликая Россия» конкурсын хуплаучыларның барысына да рәхмәт белдерде.

Россия Дәүләт Думасының Милләтләр эшләре буенча комитеты рәисе, РФ Президенты каршындагы Милләтара мөнәсәбәтләр советы әгъзасы Геннадий Семигин искәрткәнчә, 2021 елның декабрендә Россиянең милли сәясәтен яңарту кирәклеге турында карар кабул ителде. Татарстан бу идеяне беренчеләрдән булып хуплады.

Гран-прины Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан халыклары ассамблеясе рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тапшырды. 500 мең сум күләмендәге төп призны Владикавказ шәһәреннән «Осетия-Ирыстон» милли телекомпаниясе алды.

«Многоликая Россия» XIV Бөтенроссия журналистлар конкурсына гаризалар 15 мартта кабул ителә башлады, аны Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык ярдәмендә «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы оештырган иде.

Эшләр алты номинациядә каралды: «Телесюжетлар циклы», «Телепроект (документаль фильм, телепрограммалар циклы)», «Радиотапшырулар циклы (репортажлар)», «Көндәлек басмаларда мәкаләләр циклы», «Интернет-массакүләм мәгълүмат чараларында материаллар циклы», «Массакүләм мәгълүмат чараларында балалар-яшүсмерләр мәгърифәтчелек проектлары». Жюри Россиянең 38 төбәгеннән 820 эшне карады.

Конкурста җиңүчеләр дипломнар һәм 50 мең сумнан 500 мең сумга кадәр акчалата призлар алды. Гомуми приз фонды 1,8 млн сум чамасы иде.

Җиңүчеләр исемлеге

«Телесюжетлар циклы» номинациясе

  • I урын — «Татарстан» ДТРК (Татарстан, Казан шәһәре);
  • II урын — «Югория» ДТРК (Ханты-Манси автономияле округы — Югра, Ханты-Мансийск шәһәре);
  • III урын — «Томское время» төбәк телеканалы (Томск шәһәре).

«Телепроект (документаль фильм, телепрограммалар циклында)» номинациясе

  • I урын — «БСТ» телеканалы (Башкортстан, Уфа);
  • II урын — Курбанов исемендәге «Дагестан» РДТК (Дагыстан, Махачкала шәһәре);
  • III урын — «Карелия» ДТРК (Карелия, Петрозаводск шәһәре).

«Радиотапшырулар (репортажлар) циклы» номинациясе

  • I урын— «Тула» ДТРК (Тула шәһәре);
  • II урын — «Известия Мордовии» АҖ (Мордовия, Саранск шәһәре);
  • III урын — «Чувашия» ДТРК (Чувашия, Чабаксар шәһәре).

«Көндәлек басмаларда мәкаләләр циклы» номинациясе

  • I урын — «Кыым» газетасы, «Кюрюлгэн» журналы (Саха (Якутия), Якутск шәһәре);
  • II урын — «Зеленодольская правда» газетасы (Татарстан, Яшел Үзән шәһәре);
  • III урын — «Ватаным Татарстан» газетасы (Татарстан, Казан шәһәре).

«Интернет-массакүләм мәгълүмат чараларында материаллар циклы» номинациясе

  • I урын — Визуаль проектлар хезмәте, «Россия сегодня» медиатөркеме (Мәскәү шәһәре);
  • II урын — «Первое областное» мәгълүмат агентлыгы (Чиләбе шәһәре);
  • III урын — «Гатчинская служба новостей» социаль челтәр басмасы (Ленинград өлкәсе, Гатчина шәһәре);
  • III урын — «Хозур — Спокойствие» нәшрият йорты (Татарстан, Казан шәһәре).

«Массакүләм мәгълүмат чараларында балалар-яшүсмерләр мәгърифәтчелек проектлары» номинациясе

  • I урын — билгеләнмәгән;
  • II урын — билгеләнмәгән;
  • III урын — «Ялкын» журналы (Татарстан, Казан шәһәре).



Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
ATP

Хачанов победил Шевченко во втором круге турнира ATP в Риме






Клуб «Ночные волки» открыли мотосезон в столице

Журналисты узнали, как живут вне России дети Марии Голубкиной и Николая Фоменко

Блок "Победа" заявил о восстановлении стратегического партнёрства с Россией

Когда владельцам квартир приходится по закону платить за соседей, рассказал эксперт