Казанда Дәүләт Советының элеккеге депутаты Рөстәм Хәсәнов эше буенча суд башланды
Бүген Казанның Мәскәү районы судында Татарстан Дәүләт Советының элеккеге депутаты Рөстәм Хәсәнов эше буенча суд процессы башланды. Ул наркотиклар саклауда шикләнелә.
Суд бинасында элеккеге депутатны дистәдән артык журналист көтеп тора иде. Аларны күргәч, ул елмайды һәм мондый игътибар көтмәгән идем дип белдерде. Бу турыда «Татар-информ» хәбәрчесе Елена Фенина яза.
Суд залына кергәндә Рөстәм Хәсәновны суд приставлары тентергә кереште, бу - стандарт процедура. Элеккеге депутатка: «Сездә тыелган матдәләр бармы?» - дигән сорау биргәч, ул, шаяртып: «Бу юлы юк», - диде.
Хәсәнов җинаять эшенең нечкәлекләрен шәрехләүдән баш тартты. Суд карары гадел булыр дип өметләнәм, диде ул.
Искәртеп узабыз, тикшерүчеләр фаразлавынча, 17 сентябрьдә полиция хезмәткәрләре Беломорск урамында Хәсәновны туктата. Тәртип сакчылары аның юлга полиэтилен пакет ташлавына игътибар итә. Пакетны алып, экспертизага җибәрәләр. Аның эчендә 1,88 грамм наркотик матдә була.
Үз чиратында, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советы депутаты Рөстәм Хәсәновка бәйле очракны катгый тәнкыйтьләде. Ул билгеләп үткәнчә, Татарстан парламентаризмы тарихында мондый хәл беркайчан да булмаган.
2023 елның октябрь ахырында Татарстан Дәүләт Советы, шәхси үтенече белән, депутат Рөстәм Хәсәновның вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатты. Республика парламентының 48нче утырышында шул хакта карар кабул ителде.