Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Ноябрь
2023

Иске Зәйдә бушлай җир кишәрлеге алган күп балалы гаиләләр белән очрашу булды

0

Иске Зәйдә район башлыгы урынбасары Елена Недошивина, район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Ринат Хаҗипов, җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре бүлеге башлыгы Рәис Шәйхиев, электр, газ, су белән тәмин итү хезмәтләре вәкилләре катнашында җир кишәрлекләре хуҗалары – күп балалы гаиләләр белән очрашу узды. Бу хакта «Зәй яңалыклары» хәбәр итә.

Иске Зәйдә барлыгы 108 гаилә җир алып рәсмиләштергән, шуларның 52се — Братская һәм Спортивная урамнарында. Дәүләт программасы нигезендә бу җир кишәрлекләренә кадәр газүткәргеч, суүткәргеч сузылган, юл салынган.

«Безгә бу бик зур ярдәм, төзелеш эшләрен башларга күпкә җиңеләйде, ялан басуда йорт салу түгел», — ди алар бертавыштан.

Братская урамында инде ике йорт калкып чыккан. Ләкин күбесе йорт салырга ашыкмый: күршеләр төзи башласын әле, балалар үскәч, үзләре төзерләр, җирне сатарга ниятлибез, диючеләре дә бар.

— Һәрхәлдә җирләр бирелгән, рәсмиләштерелгән, инженерлык коммуникацияләре белән тәэмин ителүе аларның бәясен күпкә арттыра. Сатарга ниятлисез икән, анысы сезнең хокукыгыз. Безнең бурыч — Иске Зәй бистәсе, яңа урамнарның үсешен тәэмин итү. Барлык сорауларыгыз белән шәһәр башкарма комитетына мөрәҗәгать итә аласыз, ярдәм итәчәкбез, — диде Ринат Хаҗипов.

Очрашуда сораулар күп булды: архитектура бүлегеннән төзелеш башлауга рөхсәт алу, электр баганасы кую һәм төзелешне электр белән тәэмин итү, югары басымлы газүткәргеч һәм югары вольтлы электр линияләре саклау зонасында төзелеш алып бару, су кертү, төзелешкә бирелә торган ташламалы кредитлар һ.б. лар. Шәһәр хезмәтләре вәкилләре һәммәсенә анык җавап бирде.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Азаренко вышла в 1/16 финала турнира WTA-1000 в Риме






Несколько автомобилей столкнулись на 69-м километре МКАД

Когда владельцам квартир приходится по закону платить за соседей, рассказал эксперт

Легковушка и две «Газели» загорелись на юге Москвы

В Подмосковье в ночь на воскресенье ожидаются заморозки до минус 1 градуса