Федерация советы мәктәптә дәрестә телефон куллануны тыю турындагы закон проектын хуплады
Федерация Советының Фән, мәгариф һәм мәдәният комитеты Россия мәктәпләрендә укучыларга дәрестә смартфоннар һәм башка элемтә чараларын куллануны тыю турындагы закон проектын хуплады. Аны 16 ноябрьдә Дәүләт Думасы утырышында карарга планлаштыралар. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.
«Без ниндидер өр-яңа яңалыклар керттек дип әйтеп булмый, әмма шуңа да карамастан, педагоглар, ата-аналар белән дә еш кына укытучы якланмаган дигән сорау күтәрелде. Без күбрәк укучыларның хокуклары турында сөйләштек...» - диде комитет җитәкчесе Лилия Гомәрова.
Аның сүзләренчә, мәктәптә укучылар кайвакыт педагогларны видеога төшерә, ә аннары аларны интернетка чыгара, анда аларны эзәрлекләү башлана, шуңа күрә укытучыларны мондый хәлләрдән якларга мөмкин булган закон проекты таләп ителә.
Гомәрова искәрткәнчә, яңа уку елыннан мәктәпләрдә Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтнең тәкъдиме белән ашыгыч очраклардан кала, дәресләрдә элемтә чараларын куллану формаль рәвештә тыелган, әмма законнарда язылган норма, «смартфоннардан дөрес файдалану позициясен көчәйтәчәк».