Путин Россиядә спортка салымга ташламаны популярлаштырырга кушты
Спортка салым ташламасы турыдан-туры гражданнарның саулыгы, сәламәтлек саклау системасы белән бәйле. Бу — ярдәмнең файдалы формасы. Ике ел дәвамында гамәлгә ашырылуга карамастан, ул әлегә җитди дәрәҗәгә чыкмаган, дип белдерде Хөкүмәт әгъзалары белән киңәшмәдә Россия Президенты Владимир Путин.
«Гражданнар белән эшләүнең бу формасы турында оешмалар да, спорт белән актив шөгыльләнүче гражданнар да үз хокукларын белсен өчен барысын да эшләргә кирәк. <...> Аны көчәйтергә кирәк», — дип ышана дәүләт башлыгы.
Инициативаны «киңәйтү» өчен тәкъдимнәр арасында — ташлама күләмен арттыру, оешмалар һәм халыкның мәгълүматлылыгын үстерү, идарә итү проблемаларын төбәк дәрәҗәсендә хәл итү һәм исемлеккә кертүдә формаль чикләүләрне бетерү.
Илдә спорт хезмәте күрсәтә торган 114 мең оешма һәм 66 мең шәхси эшмәкәр бар. Шул ук вакытта салымга ташлама буенча Россия Спорт министрлыгы исемлегенә аларның 4 меңнән артыгы гына кергән.