Журналистлар өчен Шаһит Ходайбирдин премиясенең 2023 елгы лауреатлары билгеле
Башкортстанда журналистлар өчен Шаһит Ходайбирдин исемендәге премияең 2023 елгы лауреатлары билгеле булды. Әлеге боерыкны Хөкүмәт премьер-министры Андрей Назаров имзалады. Бу хакта «Башинформ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.
Премия лауератлары:
- «Бер гомер җитми икән» очеркы һәм «Кызарып чия пешкән мәл иде» юлъязмалары өчен «Агыйдел» журналы баш мөхәррире Мөнир Кунафин;
- «Тәмле. Без бергә» милләтара проекты өчен «Башкортостан» телерадиокомпаниясе журналистлар коллективы: Галия Вахитова, Светлана Громова, Марина Доровских, Диләрә Зарипова, Ринат Кашапов, Лилия Курамшина, Гүзәл Хәсәнова, Наилә Юнысова;
- «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» мәкаләләр циклы өчен «Благовар хәбәрләре» газетасы редакциясе журналистлары коллективы: Лира Гафарова, Эльвина Гафарова, Айсылу Хәсәнова.
«Башинформ» хәбәр иткәнчә, Башкортстан Хөкүмәтенең журналистлар өчен премиясе 2024 елдан биш тапкыр артачак.