2024 елда Казан метросында биометрия буенча түләп булырга мөмкин
2024 елда Россиянең алты шәһәрендә, шул исәптән Казанда, биометрик мәгълүматлар ярдәмендә метрода йөрү өчен түләүне башларга планлаштыралар. Бу мәсьәләне хәл итү өчен эшләнгән юл карталары ТР башкаласында расланган инде, диелә Казан мэриясе хәбәрендә.
Проектны РФ Хөкүмәтенең өстенлекле проекты эгидасы белән гамәлгә ашырырга ниятлиләр. Казаннан тыш, юл йөрү өчен түләүнең яңа ысулы кертеләчәк шәһәрләр исемлегенә Санкт-Петербург, Түбән Новгород, Екатеринбург, Самара һәм Новосибирск керә. Бу хакта «Биометрик технологияләр үзәге» АҖ генераль директоры Владислав Поволоцкий Finopolis форумында сөйләде, дип яза РИА Новости.
Исегезгә төшерәбез, октябрьдә РФ Дәүләт хезмәтләре порталы кулланучыларына биометрик мәгълүматларны чит ил паспортын кулланмыйча гадиләштерелгән форматта теркәү мөмкинлеге бирелде. Моның өчен счетны расларга һәм смартфон булырга тиеш. Шулай итеп теркәлгән кулланучыларга ел ахырына кадәр берничә хезмәт күрсәтеләчәк, шул исәптән кибетләрдә һәм Интернетта 2,5 мең сумга кадәр сатып алу, җәмәгать транспортында йөрү өчен түләү, офиска керү.