Урал мөселманнары этнография өлкәсендәге белемнәренә тикшергән
Свердловск өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәтеннән (Үзәк мөфтият) мөфти Абдул-Котдус Ашарин җитәкчелегендәге зур делегация, шулай ук аның урынбасарлары һәм мөфтият хезмәткәрләре 8 нче тапкыр үткәрелгән зур этнографик диктант язуда катнашкан. Бу хакта Россия мөселманнары Дини җыены үзәкләштерелгән дини оешмасы матбугат хезмәте яза.
Диктант язу мәйданчыкларының берсе Екатеринбург шәһәр Думасы булган, чөнки Екатеринбург быел үзенең 300 еллыгын бәйрәм итә, диелә хәбәрдә.
Чарада катнашучыларга җавапларны язу өчен шәхси номер белән бланклар бирелгән, аның аша соңыннан үз нәтиҗәңне белергә мөмкин. Диктант 30 сораудан торган: 20 — тарих һәм этнография турында гомуми сораулар, 10 — Свердловск өлкәсенә багышланган. Тестны эшләү вакыты — 45 минут.
Нәтиҗәдә, диктант язуда катнашучыларның барысы да үз шәхси нәтиҗәләре язылган сертификат алган. Алар арасында Рус православие чиркәве вәкилләре, шәһәр депутатлары, этномәдәни иҗтимагый берләшмәләр вәкилләре дә булган, диелә хәбәрдә.