Татарстан быел социаль ипотека йортларын файдалануга тапшыруны 91 процентка төгәлләде
Татарстанда социаль ипотека программасында катнашучылар өчен 36 йорт төзелеше тәмамланды. Аларның мәйданы 145 мең кв. метр тәшкил итә, программа буенча еллык план 91 процентка үтәлгән. Бу хакта Татарстан Хөкүмәте Йортында республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәргән киңәшмәдә Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.
Гомумән алганда, 2023 елга торак тапшыру программасы 96 процентка үтәлгән. Хәзерге вакытка йорт салучылар 2,989 млн кв. метр торак тапшырган. Аларның 1,2 млн кв. метры диярлек коммерцияле торакка туры килә. Бу категориядә 147 күпфатирлы торак йорт төзелгән - планлаштырылган күләмнең 82 проценты.
Төзелешнең иң зур күләме шәхси торакка туры килә. 1,668 млн кв. метр торак тапшырылган, еллык күрсәткечләр арттырып үтәлгән.
Министр төзелеш өлкәсендә гамәлдә булган программалар, илкүләм проектлар турында да сөйләде.
Шулай итеп, ятим балаларны торак белән тәэмин итү программасы буенча 762 фатир алучы билгеләнгән. Найм буенча 47 бина буенча килешү төзелгән, тагын Татарстан Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы 715 бина буенча ике аукцион игълан итте.
Моннан тыш, яшь гаиләләр программасы буенча 79 субсидия алучы билгеләнгән. Хәзер тагын ике гаилә торак сайлау белән шөгыльләнә. Биш һәм аннан күбрәк балалы гаиләләр өчен 34 сертификатның 26ы кулланылган. Программада катнашучыларның калганнары фатир сайлый.
Дүрт сертификат мәҗбүри күчеп килүчеләр, чернобыльчеләр һәм Ерак Төньяктан күчеп килүчеләр категориясендә рәсмиләштерелгән. Калган ике документ буенча эшлиләр.
Илкүләм проектлар 2019 елдан Россия Президенты Владимир Путин карары буенча гамәлгә ашырыла.