Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы ковид буенча киңәшләрен яңартты
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы СОVID-19 инфекциясенә каршы көрәш буенча үз тәкъдимнәрен яңартты, вирусның кеше өчен куркыныч дәрәҗәсен бәяләү системасын үзгәртте, шул исәптән 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләрне югары дәрәҗәдә куркыныч янаган төркемнән төшереп калдырды. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
Оешма яңа уртача куркыныч янаган төркемне өстәде, аңа хәзер 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләр, хроник, яман шеш һәм башка авырулары булучылар керә. Алар элек югары дәрәҗәдә куркыныч янаган категориягә эләккән.
«Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы ковидтан дәвалау буенча киңәшләрен дә яңартты, анда чирнең авыр формасын дәвалау тәкъдимнәрен дә кертте. Уртача дәрәҗәдә куркыныч янаган төркемгә артык авырлык, диабет яки хроник үпкә, бөер һәм бавыр авырулары, яман шеш, мөмкинлекләре чикле һәм хроник авырулы кешеләр керә, аларның 3 проценты хастаханәгә салынырга мөмкин», - диелгән хәбәрдә.
Яңа алым медицина хезмәткәрләренә югары, уртача һәм түбән куркыныч янаган затларны хастаханәгә билгеләргә ярдәм итәчәк.
Моннан тыш, Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы уртача һәм югары госпитализация куркынычы булган кешеләргә нирматрелвил һәм ритонавир нигезендә ясалган препаратлар тәкъдим итүне дәвам итә. Шул ук вакытта хастаханәгә салыну куркынычы түбән булган кешеләргә оешма вируска каршы даруларны кулланмаска, ә кирәк булганда симптомнарны киметә торган (мисал өчен, анальгетика) препаратлар кабул итәргә киңәш итә.
Ковид белән бәйле гадәттән тыш хәл режимы дөнья сәламәтлек саклау өлкәсендә 2020 елның гыйнвар ахырыннан 2023 елның 5 маена кадәр гамәлдә иде. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы 2020 елның 11 мартында COVID-19 инфекциясе таралуын пандемия дип атады.