Ютазы районында сүндерелмәгән тәмәке аркасында ир-ат янгында үлгән
Кичә көндез Татарстанның Ютазы районында янгын вакытында 63 яшьлек ир-ат һәлак булган. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Урыссу бистәсендәге бер катлы йортта көчле төтен була. Урынга килгән янгын сүндерүчеләр йорт эчендә аңсыз хәлдәге ир-атны тапкан. Аны өйдән алып чыкканнар һәм табибларга тапшырганнар, алар ир-атның үлемен раслаган.
Янгын 4 квадрат метр мәйданга зыян китергән. Якынча мәгълүматлар буенча, сүндерелмәгән тәмәке аркасында йорттагы диван янган.