Башкортстанның халык язучысы Азат Абдуллин вафат
11 ноябрьдә Мәскәүдә Башкортстанның халык язучысы, драматург һәм публицист Азат Абдуллин вафат булган. Аңа 93 яшь иде. «Башинформ» республика Язучылар берлегенә сылтама белән хәбәр иткәнчә, язучы хастаханәдә үлгән.
Ул үзен Мәскәүдә Востряков зиратында җирләргә васыять иткән. Якынча мәгълүматлар буенча, Азат Абдуллинны сишәмбе җирлиячәкләр, хушлашу урыны һәм вакыты тәгаенләнә.
Азат Абдуллин 1931 елның 26 июнендә Башкортстан АССР Зианчура районы Ургин авылында туа.
1984 елда совет мәдәниятен үстерүгә зур өлеш керткәне өчен Азат Абдуллин «Мактау билгесе» ордены белән бүләкләнә.
2014 елда аңа «Башкортостан Республикасының Халык язучысы» дигән мактаулы исем бирелде.