Самара өлкәсе мөфтие дәүләт бүләгенә лаек булган
Самара өлкәсе мөселманнарының төбәк Диния идарәсе җитәкчесе Талип Яруллин II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены медаленә лаек булды. Бу карарны Россия Президенты Владимир Путин имзалады. Документ хокукый мәгълүматның рәсми порталында чыкты. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.
«Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте составында Самара өлкәсе мөселманнарының төбәк Диния нәзарәте»нең үзәкләштерелгән дини оешмасы рәисе мөфти Талип Яруллинны дини һәм мәдәни традицияләрне саклау һәм үстерү, халыклар арасындагы дуслыкны ныгытудагы казанышлары өчен II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән бүләкләргә», диелгән документта.