Махсус операциядә һәлак булган полиция капитаны истәлегенә Сабада мемориаль такта ачылды
Россия Эчке эшләр министрлыгының Саба районы буенча бүлегендә полиция капитаны Айсаф Галиев истәлегенә мемориаль такта ачылды. Ул махсус хәрби операциядә хезмәт бурычларын үтәгәндә һәлак булган. Бу хакта http://saby-rt.ru/ хәбәр итә.
Анда Россия Эчке эшләр министрлыгының Саба районы буенча шәхси составы һәм әтисе Айдар Галиев катнашты.
Айсаф Галиевны бер минут тынлык белән искә алдылар һәм Иләбәр авылы зиратындагы каберенә чәчәкләр куйдылар.