Төрки дөнья язучылары корылтае: төрки халыкларга уртак тел, уртак әлифба кирәк
6-8 октябрьдә Төркия башкаласы Әнкарада V Төрки дөнья язучылары корылтае узды. Җыенда барлык төрки халыкларга бер уртак тел кабул итү мәсьәләсе төп тема булып күтәрелде. Татарстан һәм Башкортстан язучыларының җыенга нинди фикерләр белән килүен, уртак телгә карата башка язучыларның карашын сораштык.