Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Ноябрь
2023

Алабуга районы махсус хәрби операция зонасына 209 тонна гуманитар йөк озатты

0
Алабуга районы махсус хәрби операция зонасына 209 тонна гуманитар йөк озатты

Татарстанның Алабуга районы махсус хәрби операция башланганнан алып анда катнашучыларга, шулай ук Россиянең яңа төбәкләрендә яшәүчеләргә 209 тонна гуманитар йөк озатты. Акчага күчереп исәпләгәндә бу 253 миллион сум дигән сүз. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына муниципаль берәмлекнең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Шушы көннәрдә Алабугада «Көзге игелек атналыгы» акциясе кысаларында махсус операциядә катнашучы хәрбиләр белән очрашу булды.

Очрашу «Без бергә» гуманитар остаханәсендә узды. Биредә хәрбиләр гуманитар ярдәм җыю белән шөгыльләнүче волонтерларга рәхмәт әйтте һәм аларга бүләкләр тапшырды.

Аннары барлык активистлар һәм хәрбиләр «Көзге игелек атналыгы» акциясе кысаларында агач утырту акциясендә катнашты. Барлыгы 10 төп миләш утыртылды.

Махсус хәрби операция РФ Президенты Владимир Путин карары белән 2022 елның 24 февраленнән бирле үткәрелә. РФ Хөкүмәтендә күп тапкырлар белдерүләренчә, махсус операция тиешле максатларга (шул исәптән Россиянең иминлеген тәэмин итә торган шартлар тудыру) ирешкәнче дәвам итәчәк.

Россия Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны аша күбрәк белергә мөмкин.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
ATP

Андрей Рублев поднялся на шестое место в рейтинге ATP






Откройте новые возможности: инвестируйте в недвижимость в Турции с TURKREALT

Зоозащитники сообщили о гибели избитого в Москве пса Батона

В Екатеринбурге в День Победы все же запустят салют

Лукашенко заявил, что ему понравился парад Победы в Москве