«Самар татарлары» сайтының 10 еллыгы уңаеннан: Яхшы сүз күңелгә май булып ята
Самараның «Бердәмлек» газетасында Зәлия Динмөхәммәтованың «Яхшы сүз күңелгә май булып ята» дигән язмасы чыкты.
22 октябрьдә Самараның «Заря» мәдәният йортында «Самар татарлары» сайтының 10 еллык юбилее һәм шул ук исем астында ике телдә чыгып килүче журналның 11нче туган көне уңаеннан зур бәйрәм үткәрелде.
Нинди сүзләр кеше күңеленә ятышлырак, ә ниндиләре ошап бетми? Һәркем үзенчә аңлыйдыр, дип уйлыйм. Ләкин яхшы сүздән песи йөрәге дә эреп китә бит. Менә бу бәйрәмдә дә котлаулар, җылы сүзләр, мактаулар һәм бүләкләүләр күп булды. Ә миңа, бу бәйрәмгә әзерлек барышында катнашкан яңа кешегә, бәйрәм алды мәшәкатьләрен дә күрергә насыйп булды – җыелышларда һәркемгә биремнәр таратылды, үтәлеше тикшерелде, җитешсезлекләр өстендә дә эшләргә туры килде. Кыскасы, зур юбилейга әзерлек ыгы-зыгысы өере татар оешмалары әгъзаларын, редакцияләр хезмәткәрләрен һәм җитәкчеләрен бөтереп алды һәм бәйрәм көненә кадәр ычкындырмады. Юбилей тантанасының бик җаваплы чара булуын яхшы аңлап, йөкләнгән вазифаларны зур тырышлык белән башкардык.Нәтиҗәдә, юбилей кичәсе бик җылы бәйрәм кичәсе булды.
...Мин «Заря»га килгәндә бәйрәм алдыннан өч сәгать вакыт бар иде әле. Мәдәният йорты ишеге алдында, сакчы кебек, «Туган тел» җәмгыяте президенты, сайт һәм журналны гамәлгә куючы Ильяс Гомәр улы Шәкүров каршы алып тора. Данияр, Римма, Гүзәл, Фәрзанә, Рафаэль, Флорида, Илдар, Эльмира, «Идел» ансамбле җитәкчесе Мидхәт Әминов, «Ялкынлы яшьлек» ансамбле җитәкчесе Рәшит Гыйззәтуллин һәм тагын әллә күпме миңа таныш булмаган кешеләр гөж килеп бәйрәмгә әзерләнәләр - банерлар эләләр, һәркемгә дә җайлы булсын дип, өстәлләрне матур итеп тезәләр...
Һәм инде менә татар камыр ашлары һәм тегү-чигү осталарының өстәлләре беренче тамашачыларны каршы алырга әзер. Римма, Гүзәл, Гөлнара соңгы штрихларны төзәткәлиләр, һәркем үзе белән татар матбугаты бәйрәменең бер өлешен өенә алып кайтып, гаиләсен дә куандырсыннар, дип тырышалар. Эльмира, Дана, Роберт, Ильяс татар журналлары һәм газеталары җәеп салынган өстәлләр янында халык белән очрашалар, газета-журналлар һәм календарьлар тараталар, киләсе яртыеллыкка «Бердәмлек»кә яздыралар. Шунда ук матбугат чараларын тагын да яхшырту өчен теләкләр һәм котлаулар язып салу өчен тартма да куелган.
Кара-кара! Әнә кочагына чак сыйган розалар һәм дипломнар күтәргән Гүзәл Рамазанова очып килә. Бүген бит мөхтәрәм кунаклар да көтелә, ә моның өчен барысы да әзер булырга тиеш. Уф-ф, барысын да аңлап эшләргә, кайсы котлауны яңадан язарга, кайсын сызып ташларга, кайдадыр барып кул куйдырырга, пичәтен дә онытмаска... Хәтта башыбыз да әйләнә башлады инде. Иң мөһиме, барысына да өлгерергә һәм беркемне дә онытмаска! Һәр бүләк үз хуҗасын табарга тиеш!
Әнә тамашаны алып баручы Фәрзанә белән Рафаэль сценарий өстенә иелгәннәр, соңгы төзәтмәләрне кертәләр бугай. Эх, нинди матурлар алар бүген, күз генә тимәсен, Голливуд артистлары диярсең. Юк, Голливуд түгел, Самара татарлары артистлары бит алар.
Ә костюмерный тирәсе балалар һәм ата-аналар белән тулган. Бу милли татар киемнәренә киенгән «Яктылык» мәктәбенең «Йолдыз» бию ансамбле укучылары чыгыш алдыннан дулкынланалар. Самара татарлары галактикасына җыелган йолдызлар һәм йолдызчыклар диярсең... Ходай бирсә, сәхнәләребезгә яңа талантлар чыгар, яңа биюләр, яңа җырлар белән яңа бәйрәмнәребез узар. Ә хәзер без бу йолдызчыкларның беренче адымнарына шатланып кул чабабыз. Без аларның самимилегенә, сәләтенә, милли гореф-гадәтләребезне балачактан сеңдереп үсүләренә сокланабыз. Уңышлар сезгә, йолдызчыкларыбыз!
Ә фойеда халык мәш килә, Мидхәт Әминов гармунын сузып җибәрергә өлгермәде, түгәрәккә яше-карты чыгып, өздереп бии башлады. Көне дә бит нинди матур, алдан һава канцеляриясенә заказ бирелгән диярсең. Сабан туена җыелганнармыни, күпме дуслар, күпме туганнарны күрдем! Барысын да кочып сәламләргә дә өлгермәдем, сәхнә артына чакырдылар, бүләкләүләр башлана икән. Кунакларның котлауларында татар тарихы да, казанышлары да. Утыз дүрт ел элек барлыкка килгән татар оешмасы тырышлыгы юкка түгелдер: Самара халкы туган телен белә, газета-журналларын, сайтны укый, динне тота, милләтләргә үсеш биргән шәһәр һәм өлкә хөкүмәтенә рәхмәтле булып, хезмәттәшлектә яши.
Залдагы халык күңеленә дә сайт та, журнал да, газета да ошыйдыр, шуңа да бәйрәм бик җылы, туганнар бәйрәме кебек узды, минемчә. Тормышны бит без үзебез шундый дәртле, аралашуларга бай итәбез, бер-беребезгә мактау сүзләре әйтеп куандырырга онытмыйбыз, җылы сүзләребезне кызганмыйбыз. Беләсез бит инде, яхшы сүз песи күңеленә дә май булып ята...