Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Ноябрь
2023

Федераль Сабантуй алдыннан Марий Элда Татар мәдәнияте көннәре узачак

0
Федераль Сабантуй алдыннан Марий Элда Татар мәдәнияте көннәре узачак

Киләсе елда федераль Сабантуйны Марий Эл республикасы кабул итәчәк. Бәйрәм алдыннан республикада Татар мәдәнияте көннәре үткәреләчәк. Бу хакта «Татар-информ»га Россиянең атказанган артисты, Марий Элның халык артисты, мәдәният, матбугат һәм милләтләр эшләре министры Константин Иванов хәбәр итте.

«Без актив рәвештә федераль Сабантуйга әзерлеккә тотындык. Барлык төп вакыйгалар Йошкар-Ола янындагы Медведево бистәсендәге ипподромда узачак. Без мәйданны яңарттык, аны кунаклар өчен уңайлы иттек. Башланырга бер атна кала Татар мәдәнияте көннәре уздырырга планлаштырабыз. Болар — безнең милли галереяда республиканың күренекле рәссамнары күргәзмәләре, Татарстаннан язучылар килүе, опера һәм балет театры сәхнәсендә «Алтын Урда» балеты һәм «Без булдырабыз» концерты күрсәтелүе», – дип хәбәр итте әңгәмәдәш.

Әле Сабантуйны үткәрү датасы билгеләнмәгән. Ул 22 июньдә узарга тиеш иде, әмма аны бер атнага алга күчерергә карар иткәннәр. Якынча, ул июнь ахыры-июль башында узачак.

«Федераль Сабантуй, гадәттә, төбәкләрдә ике ял көнендә уза, ләкин Марий Эл башлыгы Юрий Зайцев Татарстан мәдәнияте өлкәсендәге казанышларны масштаблы күрсәтү турында карар кабул итте», – дип өстәде Иванов.

Шул ук вакытта бәйрәмне әзерләгәндә Марий Эл оештыручылары Татарстан вәкилләре һәм Татар конгрессы белән даими элемтәдә торалар. Бәйрәмгә Татарстан коллективлары чакырылачак.

«Без сезнең белән күршеләр, шуңа күрә безгә Татарстаннан күп коллективлар килер дип өметләнәбез. Бездә сезнең республика артистларыннан да, Мари Эл артистларыннан да бәйрәм концертлары булачак. Бу 2024 елның иң якты вакыйгаларының берсе булыр дип ышанам», – дип йомгаклады әңгәмәдәш.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Свёнтек прошла в полуфинал турнира WTA-1000 в Риме






На выставке "Россия" расскажут о молодежных проектах Москвы

Где, кроме Камчатки, в России можно увидеть гейзеры (ФОТО)

В пространстве Москвы на выставке «Россия» месяц посвятят проектам для молодежи

Депутат ГД подал в суд на военблогера СВО за клевету