Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Ноябрь
2023

Атна ахырына Татарстанда -7 градуска кадәр суыта

0
Атна ахырына Татарстанда -7 градуска кадәр суыта

Татарстанда атна дәвамында әкренләп суыта башлый. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Иртәгә, 14 ноябрьдә, республика әле циклонның арткы өлешендә урнаша. Бераз яңгыр һәм көчле җил көтелә. Төнлә термометр баганалары +2..+5 градус, ә көндез +4..+8 градус күрсәтәчәк.

15 ноябрьгә циклон чигенәчәк. Явым-төшем бик аз, төнлә көнчыгышта гына бераз яңгыр яварга мөмкин. Температура түбәнәя башлый: төнге сәгатьләрдә 0 дән 3 градуска кадәр һәм көндезге вакытта 2 дән 5 градуска кадәр.

16 ноябрьдә урыны белән яңгыр һәм җепшек кар фаразлана. Төнлә температура 0 градустан түбән төшәчәк: -2..+2 градус, ә көндез +1..+4 градустан югары күтәрелми.

Җомга көнне, 17 ноябрьдә, төнлә урыны белән аз гына җепшек кар ява. Һава температурасы -3..+2 градус фаразлана.

18 ноябрьдә термометр баганалары төнлә -2..-7 градус, көндез 0..+5 градус күрсәтәчәк.

Синоптиклар юлларда бозлавык турында кисәтә.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Уимблдон

Финалистка юниорского Уимблдона-2023 получила временное отстранение за допинг






Пушков: назначение Белоусова главой Минобороны сильно обеспокоило противников РФ

Суд приговорил Бишимбаева к 24 годам тюрьмы по делу об убийстве супруги

Зоопарк Удмуртии передал Приамурью яйца с эмбрионами японских журавлей

Московский таксист опоздал на вызов к пожилому пассажиру и прострелил ему бедро