Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Ноябрь
2023

Ташкентта «Көзге моңнар» татар шигърияте кичәсе узды

0
Ташкентта «Көзге моңнар» татар шигърияте кичәсе узды

Ташкентта 11 ноябрь көнне Мирза Олугбәк исемендәге Милли университет бинасында Каюм Насыйри белем бирү-мәдәният үзәге институтында татар телен өйрәнүче төркем «Көзге моңнар» татар шигърияте кичәсе булды. Чара Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рәйхан Маннапова җитәкчелегендә узган. Бу хакта Ташкент Татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәге телеграм-каналында хәбәр ителә.

Кичәдә Татар һәм башкорт мәдәни үзәге аксакалы Рим Гыйниятуллин, Татарстан Республикасының Үзбәкстандагы вәкиле Айдар Әхтәриев, Казан кунаклары — Казан федераль университетының Филология институты директоры Рәдиф Җамалетдинов, халыкара эшчәнлек буенча урынбасары Элзара Гафиятова, университетның уртак-мәгариф факультеты деканы Надир Нарзиев, татар интеллигенциясе һәм массакүләм-мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашкан.

Кичәдә Габдулла Тукай, Сәҗидә Сөләйманова, Әхмәт Ерикәй һәм Харрас Әюп, Фердинант Гайсин иҗатына багышланган әдәби композиция яңгыраган. Шагыйрьләр тормышы һәм иҗатына багышланган презентация күрсәтелгән. Аннары татар теле төркеменең барлык әгъзалары да бу шагыйрьләрнең шигырьләрен укыган. Шагыйрә Флүзә Заманова-Мәүликаева үзенең иҗаты турында сөйләгән, шигырьләрен укыган.

Кичәнең музыкаль өлешендә Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Мәрьям Бохарова җитәкчелегендәге «Изге нур» фольклор ансамбле чыгыш ясаган. Рәйхан Маннапова, «Изге нур» ансамбле башкаруында татар халык җырлары, Рафаэль Үзикәев башкаруында баянда попурри яңгыраган.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Азаренко вышла в четвертьфинал турнира WTA-1000 в Риме






Автозавод «Москвич» планирует увеличить продажи на 75%

Династия педагогов из Егорьевска стала лучшей на областном конкурсе

Северными маршрутами Часть 3

Матвиенко: Аграрные успехи должны конвертироваться в рост качества жизни селян