Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Ноябрь
2023

Рөстәм Миңнеханов Столбищеда Дәүләт архивында булды

0
Рөстәм Миңнеханов Столбищеда Дәүләт архивында булды

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Лаеш районы Столбище авылында урнашкан республика Дәүләт архивы бинасында булды. Бу турыда Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Татарстан Дәүләт архивының төп саклау урыны яңа бинага 2022 елда күчте. Яңа урында кәгазь һәм аудиовизуаль документларны саклау өчен барлык шартлар тудырылган. Рөстәм Миңнеханов уку залын, генеалогик характердагы сорауларны башкару бүлеген, кулъязмаларны реставрацияләү үзәген, архив документларын саклау урынын карады.

Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова Миңнехановка архив ведомствосы гамәлгә ашыра торган проектлар турында сөйләде. Алар арасында эксперт-тикшерү комиссиясен электрон рәвештә үткәрү, халыктан кергән сораулар белән эшләү һәм башка күп нәрсәләр. Шунысы кызык, ведомствода «Татармультфильм» белән бергә «Истәлек» балалар белем бирү проектын эшләгәннәр.

Хәзерге вакытта Татарстан Республикасы архивында 6 миллионга якын документ саклана. Саклана торган эшләр буенча Татарстан архивы Идел буе федераль округында икенче урында тора. Аеруча кыйммәтле документларны саклау өчен 2023 елның ярты елында 5,34 мең эш цифрлаштырылган (бу 866 меңнән артык бит дигән сүз).




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Даниил Медведев

Медведев с трудом одолел 121-ю ракетку мира на турнире в Риме






Британский политик призвал Запад пересмотреть отношение к России

Сергунина назвала новую тему экспозиции Москвы на выставке «Россия»

Узнав о пособиях РФ на брошенных детей таджик вспомнил, что он отец, и вернулся за деньгами

Кинешемцы завоевали награды на международном турнире по панкратиону