Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Ноябрь
2023

«Лениногорск хәбәрләре» газетасының элеккеге мөхәррире Николай Игнатьев вафат булган

0
«Лениногорск хәбәрләре» газетасының элеккеге мөхәррире Николай Игнатьев вафат булган

82 яшендә «Лениногорск хәбәрләре» газетасының элеккеге мөхәррире, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Николай Игнатьев вафат булган. Бу хакта «Лениногорск хәбәрләре» газетасы яза.

«Николай Михайлович турында үткән заманда сөйләү авыр... Игелекле, намуслы, риясыз һәм һәркем хөрмәт иткән кеше вафат булды. <...> Хезмәттәшебез, остазыбыз һәм дустыбыз турында якты истәлек мәңгегә безнең йөрәкләрдә калыр», — диелә хәбәрдә.

Мәрхүмне соңгы юлга озату 14 ноябрь көнне 10.30 сәгатьтә Лениногорск шәһәрендә, хастаханә шәһәрчеге территориясендә узачак, дип билгеләп үтелә хәбәрдә.

Николай Игнатьев Мәскәү өлкәсенең Коломна шәһәрендә 1941 елның 29 апрелендә туган. Бөек Ватан сугышы башлангач, аның әнисе Лениногорскига килә.

Ул хезмәт эшчәнлеген ул 1963 елда Лениногорск телевидение студиясендә башлый. 1967-1969 елларда «Ильич васыятьләре» («Заветы Ильича») газетасы редакциясендә эшли (хәзерге вакытта «Лениногорск хәбәрләре» — «Лениногорские вести»). 1977-1981 елларда партиянең шәһәр комитеты инструкторы була.

Аннары «Лениногорснефть» нефть-газ чыгару идарәсенең «Нефть өчен» («За нефть») газетасын җитәкли. 1983 елда аны «Ильич васыятьләре» район газетасы редакторы итеп билгелиләр, ул аны 1998 елга кадәр уңышлы җитәкли. 2001 елга кадәр биредә редактор урынбасары булып эшли.

Дүрт чакырылыш шәһәр Советы депутаты (1983-1999 еллар) була, СССР Журналистлар берлегенең Лениногорск бүлеген җитәкли.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Анна Калинская

Калинская проиграла Свитолиной и не смогла выйти в 1/8 финала турнира в Риме






Клиенты Сбера инвестировали 120 млрд рублей в долевое страхование жизни

В Москве стартовала программа «Капитальный ремонт школ»

9 медалей завоевали подмосковные спортсмены на первенстве России по гребле

Для кружков и студий. На улице Грина культурно-досуговый центр готов на 75%