Газа секторыннан эвакуацияләнгән Россия гражданнары белән махсус борт Мәскәүгә оча
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Ил-76 очкычы Газа секторыннан эвакуацияләнгән Россия гражданнары белән Каһирәдән Мәскәүгә очкан. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.
Махсус борт Россия башкаласына 70 ватандашыбызны алып кайта. Аларны Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы табиблары һәм психологлары озата бара.
«Һәр кешенең ярдәм, игътибар тоюы һәм туган җиренә кайту мөмкинлеге мөһим», – дип билгеләп үтте Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы башлыгы Александр Куренков.