Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Ноябрь
2023

РИА Новости: Россия Президентын сайлау көне 17 мартка билгеләнергә мөмкин

0
РИА Новости: Россия Президентын сайлау көне 17 мартка билгеләнергә мөмкин

Федерация Советы бер айдан Президент сайлау датасын билгеләргә мөмкин — якынча 2024 елның 17 мартына. Бу хакта РИА Новости агентлыгы парламенттагы чыганагына сылтама белән хәбәр итте.

«Федерация Советы 13 декабрьдәге утырышта Россия Президентын сайлау датасын игълан итәргә мөмкин», — ди агентлык әңгәмәдәше.

Конституция нигезендә Президент сайлауларын Федерация Советы билгели. Парламентның югары палатасы тиешле карарны тавыш бирү көненә кадәр 100 көннән дә иртәрәк түгел һәм 90 көннән дә соңга калмыйча кабул итәргә тиеш.

РИА Новости белешмәсе буенча, Россия Президентын сайлаулар киләсе елда узачак. Сайлау кампаниясе әле башланмады, Россия Президенты Владимир Путин әлегә бу вазифага дәгъва кылу нияте турында белдермәде.

Президентның матбугат сәркатибе Дмитрий Песков ассызыклаганча, хәзерге дәүләт башлыгы белән электораль планда, мөгаен, беркем дә ярыша алмаячак. Аның сүзләренчә, бүген җәмгыять Президент тирәсендә моңарчы күрелмәгән дә дәрәҗәдә берләшкән вакытта, Путин — «абсолют лидер сәясәтче», диелә бу хәбәрдә.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
ATP

Хачанов вышел в третий круг турнира ATP в Риме






Дочь актрисы Анастасии Заворотнюк показала фигуру в купальнике

В Ступине приступили к благоустройству Пушкинского сквера

Ночные рейсы запустят из Читы в Москву с начала лета

Лучшие ИИ-сервисы для лучевой диагностики определили в Москве