Испаниядә «Милләтләр фестивале»ндә Пиреней ярымутравы татар-башкорт берләшмәсе катнашкан
29 октябрьдә Испаниянең Матаро шәһәре мэриясе (Каталония автономияле берләшмәсе, Испания) «Милләтләр фестивале» мәдәни чарасын үткәргән. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Шәһәр администрациясе чакыруы буенча, бу бәйрәмдә «Пиреней ярымутравының татар-башкорт ассоциациясе», Татарстан һәм Башкортстан Республикаларыннан якташларыбыз катнашты. Бер стендта Татарстан һәм Башкортстанга багышланган ике экспозиция программасы булдырылган. Башкортстан иҗат коллективы һәм ассоциация әгъзалары үзләренең милли биюләре һәм җырларын тәкъдим иткән.
«Киләсе елда шундый ук чарада халкыбыз һәм республикаларыбызның гореф-гадәтләре турында киңрәк мәгълүмат бирергә телибез. 2024 елда Европа татар иҗтимагый оешмалары катнашында Испаниядә Татар мәдәнияте көннәрен оештырырга һәм үткәрергә өметләнәбез», диелгән хәбәрдә.
Милли ассоциацияләр катнашындагы фестиваль Испаниядә яшәүче халыкларның этник мәдәниятен саклау һәм үстерүгә багышланган. Чара кысаларында барлык катнашучы милли ассоциация һәм берләшмәләр чаралар үткәрә ала. Әйтик, төрле экспозицияләр ясый, шул исәптән, үз төбәкләре турында да. Шулай ук концертлар үткәрү, милли үзешчән сәнгать төркемнәре чыгышын оештыру мөмкинлеге бар.