Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Ноябрь
2023

Махсус операция хәрбиләре бал җибәргән Татарстан умартачысы белән очрашырга җыена

0
Махсус операция хәрбиләре бал җибәргән Татарстан умартачысы белән очрашырга җыена

Махсус операция зонасындагы хәрбиләргә Татарстанның Әлмәт районы Добромыш авылы умартачысы Александр Коновалов биргән балны илтеп җиткергәннәр. Бу хакта «Татар-информ» га волонтер Динар Әхмәтҗанов сөйләде. Якташларга шефлык ярдәмен илтү белән Чистай волонтеры Айрат Хәмәтов шөгыльләнгән.

Хәрбиләр 90 банка бал өчен Коноваловка рәхмәт белдерә һәм аның белән шәхсән очрашырга вәгъдә итәләр. Умартачы өчен алар видео яздырган.

«Әлмәттән Александр Коноваловка зур рәхмәтемне җиткерергә телим. Актив тормыш позициясе өчен чын йөрәктән рәхмәт, Александр! Сез чын патриот! Өйгә кайткач, һичшиксез, сезнең белән очрашачакмын. Безнең көч — бердәмлектә!» — ди хәрбиләрнең берсе.

Фото: © Динар Әхмәтҗанов

Исегезгә төшерәбез, октябрь ахырында Александр Коновалов махсус хәрби операция хәрбиләре һәм аларның гаилә әгъзалары өчен 500 кг бал тапшырды. Ул вакытта волонтерлар Чистай җыю пунктына 270 банка горчица һәм чәчәк балы китерә. Александр чистайлыларга бал таратуны ышанып тапшыра, Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан берничә тартманы хәрбиләрнең гаиләләренә таратырга кирәклеген өстәп әйтә.

Авыл кешесе хәрбиләргә бу кыйммәтле продуктны инде өченче тапкыр җибәрә. Узган ел Александр Коновалов «Алга» һәм «Тимер» батальоннарында хезмәт итүчеләргә 104 банка (156 кг) горчица һәм чәчәк балы тапшырган иде.

  • Махсус хәрби операция узган елның 24 февраленнән Россия Президенты Владимир Путин карары белән үткәрелә. Россия Хөкүмәтендә күп тапкыр белдерүләренчә, ул тиешле максатка ирешкәнче дәвам итәчәк, алар арасында — Россия иминлеген гарантияләүче шартлар булдыру.
  • Россия Кораллы Көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны аша белергә мөмкин.



Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Уимблдон

Медведев рассказал, как ударился головой перед матчем с Уиллисом на Уимблдоне в 2016 году






СМИ Якутии участвуют в стратсессии, посвященной десятилетию языков коренных народов в Москве

Пассажирам автобусов Подмосковья рассказали, как получить страховую выплату

Жителям Коломны откроют новые грани творчества Айвазовского

Острая фаза: конфликт между охраной стройки и москвичами дошел до драки