Новосибирск өлкәсе Татар мәдәни үзәге концертлар оештыра
Новосибирск өлкәсенең Каргат һәм Уба районнарында иҗат коллективларының «Көзге очрашу» концерты була. Бу хакта «Новосибирск өлкәсе Татар мәдәни үзәге» мәдәният учреждениесе «ВКонтакте» социаль челтәрендәге сәхифәсендә яза.
25 ноябрьдә концерт 11.00 сәгатьтә Каргат районы Муса авылында һәм 15.00 сәгатьтә Уба районы Уба авылында узачак.
Концертта «Ялкын» вокаль-инструменталь ансамбле, «Дуслар» вокаль ансамбле, «Сандугач» фольклор ансамбле катнаша. Шулай ук Новосибирск өлкәсе Татар мәдәни үзәге солистлары — Татарстанның атказанган артисты Роза Тихомирова, Рәмзия Галиева, Фәрит Мәүлитов, Әмир Минәхудин була. Программада татар һәм рус җырлары яңгыраячак. Концертка керү бушлай, диелә хәбәрдә.