Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Ноябрь
2023

Казанда «Киләчәк уеннары»ның талисманы бәхет кошы булачак

0

Мәскәүдә «Киләчәк уеннарына 100 көн» тантанасында беренче тапкыр чемпионат талисманын күрсәттеләр. Ул ясалма интеллект ярдәмендә булдырылган Мира кушаматлы бәхет кошы (жар-птица) була. Аны Татарстаннан өч студент кыз Мария Ромашка, Алинә Хәсәнова һәм Дарья Сидакова уйлап тапкан һәм эшләгән.

«Без талисманның формасы һәм исеме өстендә эшләгәндә, кешенең алтынчы хисен визуализацияләүгә мөрәҗәгать иттек. Шулай итеп без космос тематикасына килдек. Мира кушаматлы бәхет кошы - ул иң борынгы космик җисемнәрнең берсе, йолдыз образы, аңа якынча 6 млрд ел тирәсе», - дип сөйләде авторларның берсе.

Кызлар космос, заманча технологияләр һәм рус мифологиясен бердәм образга берләштерергә теләүләрен таныды. Талисманны ярты елдан артык эшләгәннәр.

«Әкиятләр буенча бәхет кошы янына яңа ачышларга һәм тамашаларга әзер кешеләр бара. Ә аның каурые җиңү символы һәм зур бүләк булып тора», - диде талисман ясаучылар.

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Россия Президенты Владимир Путин Казанда «Киләчәк уеннары» башланганчы кире хисапка старт бирде. Кибер- һәм физик спорт гармонияле рәвештә кушыла торган дөньяда беренче турнир Казанда 23 февральдән алып 2024 елның 3 мартына кадәр узачак. Ноябрь башында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Россия вице-премьеры Дмитрий Чернышенко ярышларга әзерлек турында фикер алышты.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Елена Рыбакина

Казахстан узнал еще одну печальную новость после сюрприза Рыбакиной






На выезде с Южной рокады на МСД идет строительство четырех путепроводов

Военнослужащая из Истры получила орден Мужества

Супруги из Нижнего Новгорода стали героями реалити-шоу «Клиника счастья. Реалити»

И вновь аномальные холода весной. Лето может задержаться?