Миңнеханов Кытайның BYD технологиясе белән җиһазландырылган транспорт моделен бәяләде
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов автомобиль, аккумулятор һәм электроника җитештерүне үз эченә алган Кытай җыелмасы — BYD компаниясе производствосында булды.
«Рөстәм Миңнехановка аккумулятор җитештерүдә кулланыла торган технология үзенчәлекләре турында сөйләделәр, BYD технологияләре белән җиһазландырылган җәмәгать транспортының модельләр рәтен күрсәттеләр», — дип хәбәр итә Татарстан Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.
BYD компаниясе дөньяның иң зур гаммәви компанияләре исемлеге — Forbes Global 2000 эченә кергән. Шэньчжэнь, Сиань, Шанхай һәм Пекинда 4 җитештерү базасы бар. Узган ел нәтиҗәләре буенча компаниянең чиста табышы 16,62 млрд юань (2,4 млрд доллар) тәшкил иткән.
Фото: © ТР Рәисе матбугат хезмәте
Бүген Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Шэньчжэньда. Татарстан Рәисе Кытай 25 нче югары технологияләр күргәзмәсен ачуда катнашты. Күргәзмә Көньяк-Көнчыгыш Азиядә мондый форматтагы иң зур чараларның берсе булып тора. Республика җитәкчесе шулай ук Шэньчжэнь вице-мэры белән очрашты, Кытайның Shenzhen Hynovation Technologies компаниясе җитештерүендә булды.
Фото: © ТР Рәисе матбугат хезмәте