Москалькова махсус операция хәрбиләренең «туңдырылган» бурычларын бетерергә тәкъдим итә
Россиядә Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Татьяна Москалькова махсус операциядә катнашучыларның вакытлыча «туңдырылган» бурычларын тулысынча исәптән чыгарырга тәкъдим иткән. Бу хакта РИА Новости яза.
Ул билгеләп үткәнчә, гамәлдәге законнар буенча хәрбиләрнең бурычлары хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан вакытта гына алынмый. Әмма кайткач, хәрбиләр элек алган заемнарын түләргә тиешләр.
Спикер мондый гамәлләрнең гадел булмавын һәм җәмгыятьтә киеренкелек тудырырга мөмкинлеген ассызыклады. Нәкъ менә шуңа күрә Москалькова хакимиятләргә аның инициативасын карарга тәкъдим итә.