Краснодарда татар мәдәнияте фестивалендә халык җыр-биюләре тәкъдим ителде
11 ноябрь көнне Краснодар шәһәренең милли мәдәниятләр үзәгендә татар мәдәнияте фестивале узган. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бәйрәмне «Болгар-К» төбәк татар җәмгыяте Краснодар шәһәренең иҗтимагый-мәгълүмат үзәге бинасында оештырган. Ул Краснодар краеның «региональ сәясәт һәм гражданлык җәмгыятен үстерү» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында үткән.
«Татар мәдәнияте фестивале кунакчыл Кубань өчен традициягә әверелде. Без бүген Тихорецк шәһәренең татар җәмгыятеннән кунаклар килүенә шатбыз. Безнең бәйрәм Кубань җирендә яшәүче төрле милләт кешеләренең татулыгы, бердәмлеге һәм тынычлыгы эшенә тагын бер өлеш кертсен», —дип билгеләп үтте фестивальне ачканда Татар җәмгыяте рәисе урынбасары Рида Колотова.
Фестиваль программасында татар җәмгыяте вокалистлары башкаруында иҗади чыгышлар, халык биюләре, моңлы көйләр һәм театральләштерелгән миниатюралар тәкъдим ителде. Теләгән һәркем холлда «Мирас» татар кул эшләре клубы осталары эшләнмәләре, шулай ук халык костюмнары күргәзмәсе белән таныша алды, диелә хәбәрдә.
Чара ахырында фестивальдә катнашучыларның барысы да грамоталар белән бүләкләнә.