«Сөләйман» мәчетенең ачылышында Палестинада яшәүчеләр өчен дога кылынды
Казанның Левченко бистәсендәге «Сөләйман» мәчетенең ачылышында Татарстан Республикасының Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев Палестина мәселманнары өчен дога кылды.
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Палестинада яшәүче кардәшләребезне онытмаска кирәклеген искәртте. «Ике көн элек шәкертләребез белән очраштым. Институтларыбызда Газадан 14 шәкерт укый, алар арасында дүртесе хафиз. Көчле хафизлар. Хәзер берничә дин кардәшебез миңа аларны мәчетләребезгә алырга тәкъдим итте. Ягъни безнең булышуыбыз шулай булыр», – ди ул.
«Дин кардәшләребез Палестинада яшәүчеләргә гуманитар ярдәм җыю турында игълан иткәч, беренче көндә үк 14 млн акча җыелды. Аллаһка шөкер, беренче самолетыбыз китте. Тагын өч самолетны көтәбез, акча да хисапта тора. Рәисебезгә дә зур рәхмәт, Аллаһ барыгыздан да разый булсын», – диде Камил хәзрәт.