Марий Эл һәм Чувашия студентлары Казан православие семинариясендә татар телен өйрәнә
Марий Эл, Чувашия һәм Россиянең башка төбәкләреннән килгән студентлар Казан семинариясендә татар телен өйрәнә. Казан православие рухи семинариясе ректоры, протоиерей Владимир Самойленко Казан православие рухи семинариясенә нигез салынуга 300 ел тулу уңаеннан Татарстан Республикасы V Православие җәмәгатьчелеге форумына багышланган матбугат конференциясендә (ул «Татар-информ» агентлыгында узды) шулай дип белдерде.
«Безнең дини мәктәптә белем алучылар арасында Башкортстан, Удмуртия, Чувашия, Марий Эл республикалары вәкилләре бар. Безгә Түбән Новгородтан, хәтта Санкт-Петербургтан укырга килүчеләр дә булды. Семинариядә, яңа һәм борынгы телләр белән беррәттән, татар теле дә өйрәтелә. Әлбәттә, хәзерге вакытта семинариядә чуваш теле дә, мари теле дә өйрәтелми – без татар теленә басым ясыйбыз, чөнки безнең мәктәп Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан һәм безнең өчен бу бик тә мөһим», - диде Владимир Самойленко.
Ул шулай ук дини мәктәптә немец, инглиз, француз телләре, ә «Ислам белеме» кысаларында гарәп теле дә өйрәтелүен искәртте.
Протоиерей билгеләп үткәнчә, Казан семинариясе Татарстан митрополиясе өчен генә түгел, күрше төбәкләр өчен дә кадрлар әзерли. Шул ук вакытта, биредә чиркәү руханиларын гына түгел, ә православие экскурсоводларын да әзерләп чыгаралар.