Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Ноябрь
2023

Казахстанда композитор Нәҗип Җиһановның тормышы һәм иҗатына багышланган чаралар узды

0

13-17 ноябрь көннәрендә Казахстанның Җаек шәһәрендә «Нәҗип Җиһанов халыкара йолдызлыклары» шәхси фондының 15 еллыгы уңаеннан чаралар оештырган. Алар «Казах һәм татар халкының музыкаль мәдәниятен үзара баету» проекты кысаларында Көнбатыш Казахстан өлкәсе хакимияте, Россия Федерациясенең Җаектагы Генераль консуллыгы, Татарстанның Казахстандагы Тулы вәкаләтле вәкиллеге, Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе ярдәме һәм катнашында оештырылган. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Өлкәнең туган якны өйрәнү-тарих музеенда композитор, атаклы якташлары Нәҗип Җиһановның тормышы һәм иҗатына багышланган күргәзмә әзерләгәннәр. Ж.Молдагалиев исемендәге өлкә фәнни-универсаль китапханәсе дә күргәзмә оештырган. «Музыка канатландыра» дип аталган концерт-лекция Х.Есенжанов исемендәге өлкә балалар һәм яшүсмерләр китапханәсендә узган. С.Гомәров исемендәге сәнгать мәктәбендә исә «Нәҗип Җиһанов музыкасы буяуларда» концерт-лекциясен тәкъдим иткәннәр.

Шулай ук Д.Нурпеисова исемендәге балалар музыка мәктәбендә Көнбатыш Казахстан композиторлары әсәрләреннән өлкә музыка учреждениеләре укучылары һәм укытучылары катнашында концерт-лекция узган. Көнбатыш Казахстан өлкәсе буенча музыка һәм сәнгать мәктәпләрендә «Музыкаль ачкыч» ачык дәресе үткәрелгән. «Нәҗип Җиһановның фортепьяно пьесаларын кубыз һәм фортепьяно өчен «Балалар өчен пьесалар альбомы»на күчерү» җыентыгы презентациясе тәкъдим ителгән, диелә хәбәрдә.

Фонд эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча учредитель Светлана Тенишева попечительләр советы утырышын үткәргән. Анда иҗади интеллигенция, Казахстан Композиторлар берлеге әгъзалары, ветераннар советы һәм өлкә иҗтимагый оешмалары әгъзалары катнашкан. Композиторның улы Иван Җиһановның котлау видео-мөрәҗәгатен күрсәтелгән.

Бәйрәм концертында Г.Кормангалиев исемендәге өлкә филармониясе солистлары, Дәүләтгәрәй исемендәге казах халык уен кораллары оркестры, Татарстанның атказанган артисты, Казан шәһәр филармониясе солисты Гөлшат Имамиева, М.Үтәмисов исемендәге Көнбатыш Казахстан университетының музыка факультеты, Курмангазы исемендәге музыка көллияте студентлары һәм укытучылары, Д.Нурпеисова исемендәге балалар музыка мәктәбе һәм Байтирәк районы Переметное авылы музыка мәктәбе укучылары катнашкан.

Мәдәни мирасны саклау өчен «Нәҗип Җиһановның халыкара йолдызлыклары» шәхси фонды «Дөньякүләм танылган ватандашларыбыз исемнәре» юнәлешендә Көнбатыш Казахстан өлкәсендә, Җаек шәһәрендә эшчәнлек алып бара. Фондның төп максаты — күренекле композитор һәм җәмәгать эшлеклесе Нәҗип Җиһановның мәдәни мирасын саклау һәм үстерүгә өлеш кертү. Фонд эшчәнлеге татар музыка мәдәниятен үстерүгә, милләтара мәдәни элемтәләрне киңәйтүгә һәм хезмәттәшлеккә, балалар һәм яшьләргә мәдәни-әхлакый, эстетик тәрбия бирүне арттыруга, яшь талантларның иҗади сәләтләренә ярдәм итүгә юнәлдерелгән.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Анастасия Потапова вышла во второй круг турнира WTA-1000 в Риме






Стало известно, как выросла за год стоимость таунхаусов в Подмосковье

«Иркутск» уступил на выезде «Чертаново»

Селюк уверен, что Дзюба не найдёт новую команду в России

Театр, раскол и русская идея: как Александр III пробуждал национальное самосознание