Дәүләт җыр һәм бию ансамбле «Пушкин картасы» кысаларында концертлар сериясен башлады
Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле «Пушкин картасы» кысаларында концертлар сериясен башлаган. Беренче концертлар кичә Казанның 181 нче күп профильле мәктәбендә һәм Иннополис лицеенда узган.
«Ансамбле «Пушкин картасы» федераль программасы кысаларында 15 концерт оештыра. Алар декабрь уртасына кадәр бер ай дәвам итәчәк. Данлыклы коллектив артистлары республиканың мәгариф учреждениеләре һәм авыл мәдәният йортлары сәхнәләрендә чыгыш ясаячак», дип хәбәр итә ТР мәдәният министрлыгының матбугат үзәге
Якындагы чыгышлар Балтач һәм Шәле авылының мәдәният йортларында 17 һәм 18 ноябрьдә узачак. Моннан тыш, ай дәвамында коллектив артистлары Казанның төрле мәктәпләрендә: 144 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә, 10 нчы, 6 нчы гимназияләрдә, шулай ук, 186 нчы «Перспектива» лицеенда, 14 нче мәктәптә чыгыш ясаячак.
ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле үз программасын Мамадыш, Арча, Тәтеш, Балык Бистәсе район мәдәният йортларында, Буаның мәдәни үсеш үзәгендә тәкъдим итәчәк. Быелгы «Пушкин картасы» программасын гамәлгә ашыру 13 декабрьдә Кама Тамагындагы авыл мәдәният йортында концерт белән тәмамланачак.
«Пушкин картасы» федераль проекты кысаларында Дәүләт җыр һәм бию ансамбле ике зур программа әзерләгән: «Гастрольләр меридианнарында» һәм «Казан мозаикасы».
«Гастрольләр меридианнарында» программасы дөнья халыкларының җырларыннан, биюләреннән һәм музыкасыннан төзелгән. Тамашачылар русларның «Субботея» биюен, Аргентина «Гаучо» биюен, экспрессив ирланд биюен күрә ала. Оркестр һәм хор барысын да танылган «Калинка» җырына биетәчәк. Ә «Челито линдо» Мексика җыры, «Дәрья» төрекмән халык җыры, «Малыш» Куба халык җыры башкарылачак.
«Казан мозаикасы» программасында музыкаль стильләр һәм жанрлар киң чагылыш тапкан. Бу концерт программасы бер-берсенә охшамаган, төрле уен коралларында башкарылган музыкаль фрагментлардан тора.