Татарстанда ике машина бәрелешкән, бер кеше үлгән һәм биш кеше имгәнгән
Татарстанның Питрәч районында Тагаш-Обухово трассасында «Лада» һәм Chevrolet Niva бәрелешкән. Бу хакта «Татар-информ» га Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.
Авария нәтиҗәсендә «Лада» йөртүчесе урында ук үлә. Chevrolet Niva йөртүчесе һәм тагын дүрт пассажир төрле имгәнүләр белән хастаханәгә эләгә.
Фото: © ТР Прокуратурасы
«Хәзер тикшерү алды тикшерүе үткәрелә, аның барышында авария шартлары ачыклана. Вакыйга урынына Питрәч районы прокуроры Фәнис Шәйхаттаров китте», – дип сөйләде Галиев.
Фото: © ТР Прокуратурасы