«Безнең ишегалды» программасы буенча халыктан мөрәҗәгатьләр саны 32 процентка кимегән
2023 ел башыннан «Безнең ишегалды» программасы буенча татарстанлылардан 7 342 мөрәҗәгать килгән. 2022 ел белән чагыштырганда, күрсәткеч 32 процентка кимегән. Бу хакта «Татарстан шәһәрләрен үстерү институты» фонды җитәкчесе Наилә Зиннәтуллина Татарстан Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә хәбәр итте.
«Сәбәпләр берничә. Аерым алганда, күрешеп сөйләшүләр саны һәм сыйфаты артты. Быел 4 меңнән артык очрашу уздырылган, һәр ишегалдында ким дигәндә 3 очрашу уза. Моннан тыш, программа мәсьәләләре буенча даими рәвештә медиа эш алып барыла», – дип аңлатты Зиннәтуллин.
Республика программасы гамәлгә ашырылган дүрт ел эчендә халыктан 48 493 мөрәҗәгать алынган, дип хәбәр ителә Татарстан Рәисе сайтында.
Киңәшмәне республиканың барлык районнары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.