Россиядә транспорт фәннәре һәм техникасы өлкәсендә Образцов исемендәге премия булдырыла
Яңа елдан Россиядә транспорт фәннәре һәм техникасы өлкәсендә галим, транспорт системалары үсеше теоретигы һәм практигы Владимир Образцов исемендәге премия бирелә башлый. Бу хакта Министрлар Кабинетының телеграм-каналында хәбәр ителә.
Бу адым әлеге тармак фәнни мәктәпләренә ярдәм итәргә тиеш. Шулай ук хәрәкәт тизлеген һәм куркынычсызлыгын арттыруга ярдәм итүче иң яхшы карар һәм ачышларны ачыкларга, транспорт инфраструктурасы төзелешендә иң яхшы мисалларны билгеләп үтәргә тиеш. Бүләкләү тантанасы Транспорт хезмәткәре көненә (20 ноябрь) туры китерелә.
Барлыгы өч номинация билгеләнгән. Номинация җиңүчеләренә 1 млн сум күләмендә премияләр тапшырылачак:
-транспорт фәннәре һәм белем бирү өлкәсендәге хезмәтләре өчен;
-транспорт һәм транспорт төзелешен үстерүгә керткән өлеше;
-бу өлкәдә инновацион технологик чишелешләр керткән өчен.