Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Ноябрь
2023

«Беренче канал»да татар туе гореф-гадәтләрен күрсәттеләр

0

«Беренче канал»да туйларда милли гореф-гадәтләргә багышланган программаның яңа чыгарылышы чыкты. Бу юлы авторлар татар туен «үткәрде». «Татар-информ» шул хакта яза.

Казаннан Сәидә һәм Туймазы шәһәреннән Фәрит программа геройлары булды. Кыз татар халык ансамбле составында чыгыш ясый, ә егет стоматолог булып эшли.

«Яшьләр Татарстандагы туй гореф-гадәтләре буенча өйләнешү турында карар кабул иткән, һәм хәзер программаны алып баручылар алар белән бергә традицион мәдәниятне өйрәнә. Егетнең әнисе бите капланган кызлар арасында киленен танырмы? Туй мендәренә ничә каз мамыгы кирәк? Туй чәкчәген ничек пешерергә?» - диде ештыручылар.

  • «Играем свадьбу» проекты төп гаилә тантанасына әзерлек процессы күрсәтелгән документаль фильмнар циклыннан гыйбарәт. Серияләр Россиянең төрле төбәкләрендәге гореф-гадәтләр һәм йолалар буенча туйлар оештыруга багышланган. Элегрәк проект авторлары Архангельск, Удмуртия һәм Карелия туйларындагы гореф-гадәтләрне тәкъдим иткән иде.
  • Татарстанда 2023 ел Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы дип игълан ителде. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республикада яшәүче халыкларның үзенчәлеген саклауның зур әһәмияткә ия булуын билгеләп үтте. 3 ноябрьдә «Казан Экспо»да Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы рәсми төстә ябылды һәм елга нәтиҗәләр ясалды.



Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
ATP

Хачанов победил Шевченко во втором круге турнира ATP в Риме






Со счетов монастыря украли 26 миллионов рублей

Адвокат Добровинский: сторона Успенской раздражала суд доводами против Киркорова

Уехавшая из России правнучка летчика Чкалова объявлена в розыск МВД

Военнослужащая из Истры получила орден Мужества