Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Ноябрь
2023

Башкортстан Язучылар берлеге республикада яшәүчеләргә 3000 китап бүләк итәчәк

0

Башкортстан Республикасы Язучылар берлеге «Гомер буе китап белән» акциясен башлап җибәрә. Әлеге проект кысаларында Язучылар берлеге республика халкына 3000гә якын китап бүләк итәчәк. Киң күләмле акцияне уздырырырга Башкортстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм шәхсән министр Әминә Шәфыйкова ярдәм итә. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.

«Безгә Башкортстан Язучылар берлеге әгъзалары еш мөрәҗәгать итә, аларда китаплар сату белән проблемалар туа. Шул ук вакытта Уфага барып, китап сатып алырга мөмкинлекләре булмаган республика халкы да мөрәҗәгать итә. Шуңа күрә без «Китап» нәшриятыннан бик күп китаплар сатып алу мөмкинлеген таптык, аларның авторлары - Башкортстан Язучылар берлеге әгъзалары», – диде Башкортстан Язучылар берлеге рәисе Айгиз Баймөхәммәтов.

«Агымдагы елның ноябреннән 2024 елның февраль аена кадәр республика районнарында язучылар катнашында әдәби очрашулар циклы уздырачакбыз, анда укучыларга автографлар белән китаплар бүләк ителәчәк. Бу акциягә башкорт, рус һәм татар телләрендә язучы иҗади берлекнең барлык әгъзаларын да җәлеп итәргә тырышырбыз. Әлеге акция укучыларга һәм язучыларга да ошар дип ышанам», – диде ул.

Ноябрьдә Дүртөйле, Хәйбулла, Баймак, Архангель, Кырмыскалы, Зилаир, Белорецк, Бөрҗән, Әбҗәлил районнарында очрашулар узачак. Язучылар берлегендә билгеләп үтүләренчә, алга таба Россиянең башкортлар күпләп яши торган төбәкләре дә колачланачак.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Александрова не смогла обыграть Саснович и покинула турнир WTA-1000 в Риме






Гладков: из-под завалов спасли двух мужчин

Инфляция в России: затишье перед бурей?

Тайна смерти генерала Михаила Скобелева

Пианист Мирослав Култышев выступит с концертом в "Зарядье"